18 ноябрьдә Казанда, Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында, яшь язучылар өчен «Глаголица» Халыкара бәйсез әдәби премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Экспертлар йөздән артык дәгъвачы арасыннан 13 җиңүчене билгеләячәкләр. Жюри быел финалистларны дөньяның 31 иленнән 2688 гариза бирүчеләр арасыннан сайлады. Премиянең лонг-листына якынча 130 яшь автор, шул исәптән чит илдән 13 яшь әдәбиятчы - мәсәлән, Италиядән, АКШ, Греция, Төркия һ.б. эшләр кергән.
Әдәби смена вакытында балалар танылган язучылар белән очрашачак, үз стилен үстерәчәк, ә иң мөһиме - остазлар белән аралашып "Глаголица" премиясенең 13 төп призы өчен ярышуны дәвам итәчәк.
Җиңүчеләр премия символын- Бәллүр ябалак, шулай ук планшетлар һәм "Кече китапханә" китапларын алачак. Моннан тыш, аларның эшләре традиция буенча "Глаголица" финалистлары әсәрләренең чикләнгән тираж белән басылган 500 битлек альманнарына керәчәк.