Россиянең барлык мәктәпләрендә быел 103 меңнән артык мәҗбүри профилактик визит үткәрелгән. Яңа формат икенче ел инде планлы тикшерүләрне алыштыра.
Профилактик визитлар уку елы башланыр алдыннан, соңгы кыңгырау бәйрәме һәм чыгарылыш кичәләре алдыннан гамәлгә ашырыла. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре мәктәпләрнең укучыларны кабул итүгә әзерлеген тикшерәләр, укытучылар һәм мәктәп администрацияләре, шулай ук мәгариф өлкәсендә төбәкләрнең хакимият органнары вәкилләре сорауларына җавап бирәләр. Әйтик, 2022 елда ил буенча 15,5 мең тикшерү үткәрелгән. Профвизитның тикшерүдән төп аермасы шунда, аның нәтиҗәләре буенча штрафлар каралмаган, ә хокук бозулар ачыкланган очракта күрсәтмәләр генә каралган.