Татарстанның 200 укучысы өчен һөнәр фестивале үткәрелде

2024 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Питрәч районының «Алгоритм» технологик лицеенда һөнәр фестивале узды. Аның ярдәмендә 200 укучы үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карый алды. Бу хакта "Киләчәккә билет" Бөтенроссия профориентация проекты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Укучыларны төрле юнәлешләр буенча һөнәри сынаулар һәм мастер-класслар үтте: башлангыч сыйныфлар һәм биология укытучылары , яктылык һәм яктырту челтәрләре буенча электромонтажчы, визажист, кондитер, бухгалтер, парикмахер, туризм, психология, дәвалау эше һ.б. Укучылар бу һөнәрләр белән якыннанрак таныштылар,шулай ук әлеге белгечлекләр кысаларында гади гамәлләрне эшләп карадылар.

«Киләчәккә билет» проекты «Мәгариф» илкүләм проектының бер өлеше булып тора. Ул укучыларга һөнәрнең күптөрлелегендә ориентлашырга һәм теге яки бу белгечлек өчен нинди компетенцияләр кирәклеген аңларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International