Казанда Үзәк стадион янында күчмә "Дөреслек көче - горурлык һәм җиңү" күргәзмәсе эшли, ул махсус хәрби операция барышында алынган НАТО трофей техникасын күрсәтә. Килүчеләр Украинага НАТО илләре куйган танклар, бронетранспортерлар һәм бронеавтомобильләр күрә ала. Күргәзмәгә беренче булып Казанның берничә муниципаль мәктәбе һәм Казан кадет интернат-мәктәбе укучылары килде. Ачылыш тантанасында Россия Герое, МХО ветераны Рәсим Баксиков катнашты, ул мондый күргәзмәләрне уздыруның мөһимлеген билгеләп үтте, бигрәк тә үсеп килүче буын өчен.
Күргәзмәнең беренче көнендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та булды, аның игътибарын 60 тонналы Abrams танкы җәлеп итте. Бу хакта республика җитәкчесенә ТР махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе рәисе, Чечен Республикасында, Сүриядә һәм грузин-абхаз конфликтында хәрби хәрәкәтләр ветераны генерал-лейтенант Владимир Майстренко сөйләде.
Күргәзмәдә 14 берәмлек техника тәкъдим ителгән. Һәр экспонат янында техника атамасы, аның төгәл характеристикалары күрсәтелгән стенд урнаштырылган.
Татарстан башкаласында күргәзмә көн саен19 ноябрьгә ( 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә) кадәр эшләячәк.