Казанда мәктәп укучылары өчен белем бирү курсы башланды, юлда йөрү кагыйдәләре буенча мәгълүмати-уен курсы интеллектуаль уен форматында уза. Анда 5-6 нчы сыйныфларда уккучы 1,5 мең бала катнашачак. Проектны оештыручылар: «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең тормыш иминлеге фәнни үзәге.
Проектның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, төрле дәрәҗәдәге уен юлларында мәктәп укучыларына җәяүлеләр, пассажирлар һәм машина йөртүчеләр өчен биремнәрне үтәргә тәкъдим итәчәкләр. Мәсәлән, җәяүле уенчыларга җәяүлеләргә юл аркылы чыгу рөхсәт ителә торган сорауга җавапның дөрес вариантын сайларга кирәк булачак; билгене буярга һәм аның җитмәгән детальләрен ясап бетерергә; тәкъдим ителгән рәсемнәрдән юлны җәяүлеләр кичүе буенча чыгу алгоритмын җыярга һ.б.