Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы яшьләргә ярдәм итүгә һәм талантлы балаларны ачыклауга юнәлтелгән дүрт федераль проектны тормышка ашыру планлаштыра.
Россиянең һәр федераль округында сәләтле балалар өчен 12 мәктәп булдыру тәкъдим ителә. Илнең аерым торак пунктларында 150 мәктәп төзеләчәк, ә көллиятләргә ихтыяҗ булган белгечлекләр үзләштерү өчен «Профессионалитет» федераль проектының тагын 569 кластеры булдырылачак. Бу хакта 2024 елның 13 ноябрендә Россия Мәгариф министрлыгының Проект эшчәнлеге һәм региональ мәгариф системасын үстерү департаменты директоры Татевик Карабекян РФ Дәүләт Думасында парламент тыңлауларында сөйләде. Чараның темасы «2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру стратегиясе һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы департаменты директоры ассызыклаганча, "Ведущие школы" проекты кысаларында химия, физика, биология, информатика һәм математика укытучылары үз квалификацияләрен арттырачак.
Мәгариф министрлыгы департаменты директоры 2025 елдан "Профессионалитет" федераль проекты "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проектына керәчәгенә игътибар итте.