Казанлы Гыймран Абдуллин һәм Иннополис командасы True Tech Champ ИТ-чемпионатында җиңү яулады

2024 елның 15 ноябре, җомга

МТС, цифрлы экосистема True Tech Champ ның алгоритмик һәм робототехник программалаштыру буенча бөтенроссия чемпионатына нәтиҗә ясады. Быел татарстанлылар ике тректа да җиңүчеләр исемлегенә эләкте. Беренче тректа өченче урынны Казанның 2 нче лицее укучысы Гыймран Абдуллин алды, ә икенче тректа Иннополистан ClosedCV командасы - Николай Ростов, Андрей Растопшин, Евгений Шломов җиңүче булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, олимпиада уздыру һәм анда Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең уңышлы катнашуы «Россия яшьләре» федераль проектының «Мәгариф» илкүләм проекты максатларына туры килә.

МТС True Tech Champ чемпионатын инде икенче тапкыр уздыра. Узган ел ярышларда сигез меңнән артык кеше катнашкан. Быел мәйданчыкта шулай ук уннан артык күңел ачу зонасы эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International