Мәктәпләр һәм балалар бакчалары өчен грант алу конкурсының 1 этабына йомгак ясалды

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәктәпкәчә мәгариф оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм» грантын алуга конкурс уздырыла.

Конкурста катнашу өчен 125 мәктәп һәм 115 балалар бакчасы гариза биргән.

2024 елның 15 ноябрендә республика комиссиясе утырышы булды. 1 этап нәтиҗәләре буенча 78 мәктәп һәм 60 балалар бакчасы 2 этапка узган, ул Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән проектны яклауны күздә тота.

2 этапта катнашучылар исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була: https://mon.tatarstan.ru/granti-7869969.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International