Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе вакытында Татарстаннан 169 меңнән артык бала һәм яшүсмер лагерьларда ял иткән. Кампания нәтиҗәләре ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында каралды.
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Айгөл Сабирова билгеләп үткәнчә, лагерьларда ял итү планлаштырылган яшүсмерләрнең 98%ын тәшкил итә. Аларның 38,1 меңе лагерьларга түләүсез киләалган. Моннан тыш, ял итүчеләр арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсеннән 2605 бала да булган.
Инвалид һәм сәламәтлек мөмкиндекләре чикле балаларның ялын оештыруга зур игътибар бирә. Быел мондый мөмкинлек 2,55 мең балага бирелгән, 2023 елда - 1,3 мең булган.
Шулай ук ТР башка төбәкләр яшәүче 979 бала өчен ял оештырды, шул исәптән шефлыктагы Лисичанскидан һәм Рубежныйдан 438 бала Кырымда “Ак Барс - Сәләт” савыктыру комплексында булды. Биектау районында урнашкан «Молодежный» лагеренда Белгород өлкәсеннән 293 бала, «Добрый» (Биектау районы) һәм «Мирас - Наследие» (Яшел Үзән районы) Оренбург өлкәсендә су басудан зыян күрүчеләр гаиләсеннән 248 бала булды.
Фикер алышуда ТР Дәүләт Советы депутатлары Ольга Воронова, Владимир Вавилов, Ирек Ханипов, Рәсим Баксиков, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова катнашты, алар республиканың муниципаль районнарында яңа лагерьлар төзү, хезмәт һәм ял лагерьларын оештыру мәсьәләләрен күтәрделәр.
Шулай ук РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламентында ТР Дәүләт Советы вәкиле булдыру турындагы мәсьәлә дә каралды. Нәтиҗәдә вәкил итеп ТР Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабетдинов сайланды.