Югары уку йортларының 3-5 курс студентлары, шулай ук аларны тәмамлаучылар Казан федераль университеты оештырган «МагистриУм» олимпиадасында катнаша ала.
«МагистриУм» Олимпиадасы РФ Президентының грантларын бирү буенча чаралар исемлегенә кертелгән.
Йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар электрон формада сертификатлар, КФУ дипломнары алачак һәм магистратура программалары буенча керү сынауларыннан башка укырга керү мөмкинлеген алачак.
Олимпиадада җиңгән чит ил гражданнары бүлеп бирелгән квота буенча магистратурада укырга мөмкинлек ала.
Сайлап алу этабы - читтән торып уку технологияләрен кулланып, 2024 елның 1 ноябреннән 30 ноябренә кадәр (“Студент булачакмын” сайтында теркәү һәм тест узу);
Йомгаклау этабы - 2025 елның 27 гыйнварыннан 8 февраленә кадәр.