Бөтендөнья икенчел эшкәртү көнендә, пластик капкачлар җыю буенча экологик акция Казанның 188 нче "Бионик" лицеенда старт алды. Мәктәп укучылары җыйган капкачлардан эскәмия ясалачак. «Казаньоргсинтез»ның яңа инициативасы турында укучылар «Пластикның икенче тормышы» экология дәресендә таныштылар.
Дәресне «Казаноргсинтез» экологлары «Чиста уеннар» проекты вәкилләре белән берлектә үткәрде. Кунаклар укучыларга чүп-чар күләме елдан-ел арта баруын аңлаттылар, шуңа күрә көнкүреш калдыклар санын минимальләштерү бик мөһим. Укучылар файдалы материалны зур кызыксыну белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.