Татарстан яшьләре ссузлар студентлары арасында үткән «Большая перемена» конкурсы финалында 6,4 млн сум акча алды

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Түбән Новгородта урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен "Большая перемена" конкурсының бишенче сезоны үтте. Финалда Россиянең барлык төбәкләреннән кйллиятләр һәм техникумнарның 600 студенты катнашты. Финалда Татарстан Республикасы делегациясен 13 катнашучы тәкъдим итте, алар сынаулар нәтиҗәләре буенча 6,4 млн сумлык бүләкләр яуладылар.

Шулай ук бу көннәрдә «Беренче команда» бөтенроссия конкурсының финалы да узды. "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасының флагман проекты булган конкурс бөтен ил буйлап миллионнан артык студентны берләштерә, аларга төрле өлкәләрдә, технологияләрдән алып сәнгать һәм экологиягә кадәр үз сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Исегезгә төшерәбез, әлеге чара “Мәгариф” милли проекты максатларына туры килә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International