КНИТУ-КХТИ ның утыз иң перспективалы студентлар стартабы 2024 елгы «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты топ-1000 университет стартаплары рейтингына керде. Казан технология университеты Россиянең барлык вузлары арасында икенче урынны яулады. Лидерлар бишлегенә шулай ук ИТМО, МФТИ, КФУ һәм Томск политехы да кергән.
Рейтинг төзегәндә экспертлар һәр стартапның финанс, кадрлар һәм норматив-хокукый күрсәткечләрен исәпкә алган. Мондый алымны гадәттә бизнес-процессларны анализлау өчен кулланалар - ул иң иртә этапларда лидерларны ачыкларга мөмкинлек бирә.