Мамадыш балалар бакчасы «Бумбатл» бөтенроссия акциясендә җиңү яулады

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

5 нче «Бәләкәч» Мамадыш балалар бакчасы «Балалар бакчалары» категориясендә «Бумбатл» бөтенроссия акциясендә җиңүче булды. Мәктәпкәчә учреждение 6,7 тонна макулатура җыйган.

Икенче урында - «Медвежонок» 31 нче балалар бакчасы (Түбән Варты автономияле округыннан (Югра) (6,4 тонна). Шул ук категориядә өченче урынны Татарстаннан Бөгелмәнең “ Әкият” балалар бакчасы (5,3 тонна) алды.

Акциянең бишенче сезоны кысаларында бөтен ил буйлап 144 мең тонна кәгазь калдыклары җыеп эшкәртүгә тапшырдылар. Акциядә РФнең барлык субъектларыннан 3 миллионнан артык кеше катнашкан.

Татарстан акциядә актив катнашучыларның берсе. Нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Россия буенча алтынчы урынны алды.

"БумБатл" акциясе "Экология" илкүләм проекты буенча уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International