Россия Президенты Владимир Путин укытучыларны, студентларны, аспирантларны һәм Казан федераль университетын тәмамлаучыларны югары уку йортының 220 еллыгы белән котлады. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Путин бәяләвенчә, хәзер Казан университеты илнең әйдәп баручы мәгърифәтчелек үзәкләренең берсе булып тора. "Монда элеккечә үк кыю фәнни эзләнү һәм ныклы студентлар туганлыгы атмосферасы хөкем сөрә, ул эштә һәм укуда уңышларга ирешергә, билгеләнгән планнарны тормышка ашырырга ярдәм итә", - дип ышана ул.