Мәскәүдә 19 ноябрьдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар тәкъдир ителде. Юбилей датасы 2025 елда билгеләп үтеләчәк. Тантана Поклонная тавында урнашкан Җиңү музеенда узды. Җыелганнарга рәсми логотип тәкъдим иттеләр, анда "Ватан-ана чакыра!" скульптурасы, георгий тасмасы, "Җиңү" сүзе һәм "80" саны сурәтләнгән.
Үз улларын һәм кызларын дошманга каршы сугышка өндәүче Туган ил-ана образы халкыбызның какшамас рухының символы.
Алдагы юбилейга багышланган чаралар, махсус проектлар һәм төрле акцияләр турында тулырак мәгълүмат Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүнең рәсми сайтында урнаштырылган.