18 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр Санкт-Петербургта профессор Н.Н.Трауготтның 120 еллыгына багышланган "Сөйләмнең үзәк механизмнары" XI бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза.
Конференцияне уздыру кысаларында сәламәтле буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 88 нче Яр Чаллы мәктәбе директоры Илгизә Гарифуллинаның һәм ишетүне тернәкләндерү үзәге директоры Раил Шакирҗановның «Балаларны ишетү сәләте кимегәндә тернәкләндерү буенча ведомствоара хезмәттәшлекнең уникаль тәҗрибәсе» темасы белән чыгыш ясавы планлаштырылган. Конференцияне оештыручылар - Россия Фәннәр академиясенең И.М. Сеченов исемендәге эволюцион физиология һәм биохимия институты һәм «Логопед-Профи» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесе.