Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Кукмара шәһәрләреннән 220 укучы инженер һөнәрләре фестивалендә катнашты. Уен форматында алар үз заводларын төзиләр, персонал җыялар һәм махсус икътисадый зона оештыралар. Бу хакта "Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәге" АКО матбугат хезмәте хәбәр итә. Чара «Алабуга Политех» мәгариф үзәгендә узды һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыру өчен «Киләчәккә билет» бөтенроссия һөнәри юнәлеш проекты белән берлектә оештырылды.
Чарада 8-11 сыйныф укучылары катнашты. Уен барышында балалар сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонаны төзеделәр, анда 12 завод-резидент үз эшчәнлеген алып барачак. Шулай ук алар белгечләр җыйдылар, мәйданчыкларның "продукциясен" алга этәрделәр, предприятиеләр арасында хезмәттәшлек турында килешүләр төзеделәр, МИЗ эшчәнлеге өчен кирәкле бөтен нәрсәне эшләделәр.
Фестиваль презентацияләр белән тәмамланды. Катнашучыларның һәркайсы оештыручыдан бүләкләр һәм сувенирлар алды.
«Киләчәккә билет» проекты «Мәгариф» милли проектының бер өлеше булып тора. Милли проектлар Россиядә 2019 елдан Президент Владимир Путин указы буенча гамәлгә ашырыла.