Россия Мәгариф министрлыгында 2024 елга нәтиҗә ясадылар

2024 елның 28 декабре, шимбә

Россия - гомуми белем бирү сыйфаты буенча әйдәп баручы илләр унлыгында, бишенчедә - мәктәп укучыларының халыкара олимпиадалары нәтиҗәләре буенча: безнең илнең җыелма командаларында катнашучылар барысы да медальләр яулады - 31 алтын, 9 көмеш һәм 2 бронза. 2024 елда Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында 7 млн кеше катнашты.

Табигый-фәнни фәннәрне (химия, биология, физика) тирәнтен дәрәҗәдә сайлап алучы укучылар саны арта: 5-9 сыйныф - 2021 ел 78,2 мең кеше, 2023 ел 91,6 мең кеше; 10-11 сыйныф - 2021 ел 62,3 мең кеше, 2023 ел - 110 мең кеше. Профильле сыйныфлар саны һәм математиканы тирәнтен дәрәҗәдә өйрәнүче балалар саны да артты: 2022 елдан 2023 елга кадәр физик-математик сыйныфлар саны 222 гә җитте.

2020 елдан 1,2 миллионга якын педагог һәм гомуми, өстәмә һәм һөнәри белем бирү идарәчеләре квалификация күтәрү узды.Аларның 334 меңе- 2024 елда.

Укытучыларга бюрократик йөкләнешне киметү. 2025 елның 1 мартыннан башка ведомстволарга мәктәпкәчә белем бирү һәм көллият педагогларыннан өстәмә хисапларын соратуны тыя торган закон үз көченә керәчәк.

1 марттан башлап 100 меңнән әзрәк халкы булган торак пунктларда мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә сыйныф җитәкчелеге өчен түләүләр 10 мең сумга кадәр арттырылды. Ике һәм аннан да күбрәк сыйныфларда яки уку төркемнәрендә сыйныф җитәкчелеге өчен түләүләр -икеләтә күләмдә.

Мәктәпләр һәм балалар бакчалары.

2019 елдан башлап 1 482 мәктәп ( 9 коррекцион мәктәп ), 1 685 балалар бакчасы төзелде. 4 635 мәктәп бинасы ремонтланган. 2024 елда 114 мәктәп, 9 балалар бакчасы файдалануга тапшырылган. 2024 ел ахырына кадәр 80нән артык мәктәп файдалануга тапшырылачак. 2025 елдан капиталь ремонт программасы балалар бакчаларына һәм көллиятләргә таратылачак.

464 "Кванториум" балалар технопаркы төзелде, шул исәптән 329ы мәктәп базасында, шуларның 184 мәктәп "Кванториум" ы- 2024 елда.

2024 елда Россия мәгариф системасындагы яңалыклар.

2024 елның 1 сентябреннән мәктәпкә "Хезмәт (технология)" предметы кайтты һәм "Ватанны саклау иминлеге нигезләре" кертелде, шулай ук сыйныфтан тыш дәрес итеп "Компьютер проектлау”. Ә 10-11 сыйныфлар өчен сызым дәресе кертелде.

Квалификацияле һәм кирәкле кадрлар әзерләү. Хәзерге СПО системасы – ул 3,5 мең оешма, 3,7 млн студент һәм 200 меңнән артык педагог.

Ике федераль технопарк төзелде - Калугада һәм 2024 елда - Түбән Новгородта.

2024 елда 370 көллият модернизацияләнгән, үз илебездә җитештерелгән җиһазлары белән 75%ка җиһазландырылган 8,4 меңнән артык заманча лаборатория һәм остаханәләр булдырылган, 2 000 предприятие-партнер көллиятләрне модернизацияләүгә 6 млрд сумнан артык акча керткән.

Хәзер 24 төрле икътисад тармагы буенча «Профессионалитет» 370 кластеры Россиянең 79 төбәгендә ачылды, аларда 1,5 миллионнан артык студент белем ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International