Салкыннар аркасында мәктәпләрдә дәресләр үткәрелмәскә мөмкин

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Салкыннар аркасында Татарстан мәктәпләрендә дәресләр үткәрелмәскә мөмкин. Синоптиклар алдагы көннәрдә һава температурасының -28 градуска кадәр төшүен фаразлый.

-23 градус салкын булганда авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында, -25 градус салкын булганда шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында, авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында, -27 градус булганда шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында, -30 градуста авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында, -32 градус булганда шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында дәресләр тукталып торырга мөмкин.

Шул ук вакытта, бөтен мәктәпләр һәм укытучылар элекке режимда эшли. Әгәр әти-әниләрнең балаларын калдырырга кешесе юк икән, мәктәпләр баланы теләсә нинди температура булганда кабул итә ала һәм кайнар ризык белән тәэмин итә. Әти-әниләр баланы өйдә калдырганда, аның мәктәпкә килмәячәге турында укытучыны кисәтергә тиеш.

-25 градус һәм аннан түбәнрәк температура булганда укучыларны мәктәп автобусларында йөртмәскә һәм аларны муниципалитет чикләреннән чыгармаска киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International