Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Лаеш районындагы «Умка» балалар бакчасында булды

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанның Лаеш муниципаль районында 220 урынлык “Умка” балалар бакчасында ТР Рәисе Р. Миңнеханов булды.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Комлы Кавал авылында урнашкан. Рөстәм Миңнеханов балалар бакчасы бинасы белән танышып чыкты, башкарылган төзелеш һәм ремонт эшләренең сыйфатын бәяләде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, балалар бакчасы заманча килеп чыккан, янәшәдә лицей да урнашкан, бу мәгариф учреждениеләрен комплекслы урнаштыру турында сөйли.

Балалар бакчасы мөдире Елена Буката коллектив исеменнән һәм ата-аналар исеменнән республика һәм район җитәкчелегенә яңа балалар бакчасы өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнехановны Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары - Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов озата йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International