Казанның инклюзив үзәкләрендә ачык ишекләр көннәре узачак

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе

ТР башкаласының өч инклюзив үзәге ачык ишекләр көннәре үткәрәчәк. Чаралар Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көненә багышланган, дип хәбәр иттеләр «Добрая Казань» оешмасында.

Бүген, 2 апрель көнне, 17:30да теләүчеләрне заманча сәнгать галереясендә (Карл Маркс ур., 57) көтәләр.

Пәнҗешәмбе, 3 апрельдә, 10:00дән 18:00гә кадәр кунаклар «Тылсым» ИҮ (Ипподромная ур., 18) килә ала.

Җомга көнне, 4 апрельдә, 10:00дән 18:00гә кадәр казанлыларны «Луч» ИҮнә (Ильич ур., 21) чакыралар.

Теләге булган һәркем инклюзив үзәкләр педагогларына үз сорауларын бирә, укыту системасы, алар кулланган методикалар турында белә, шулай ук оешмаларның проектлары белән таныша алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International