Мигрантлар балаларын Татарстан мәктәпләренә ике шарт үтәлгәндә генә кабул итәчәкләр. Чит ил кешеләре һәм гражданлыгы булмаган затлар өчен мәгариф оешмаларына керүнең яңа тәртибе 1 апрельдән эшли башлады.
Беренче таләп, чит ил кешеләренең балалары Россия территориясендә булуы законлы булырга һәм моны раслаучы документларга ия булырга тиеш.
"Бу мәктәпкә кабул иткәндә тикшереләчәк шарт. Аны үтәмәгән очракта мәктәп кабул итүдән баш тартачак ", - дип ассызыклады Мөҗипов.
Моннан тыш, һәр сыйныф буенча мәктәп программасын үзләштерүгә җитәрлек булган рус телен белүгә мәҗбүри тестлаштыру кертелә.
Ул искәртеп узганча, Белоруссия гражданнары өчен, шулай ук мәктәпләргә аерым квота буенча илчелекләр һәм консуллыклар хезмәткәрләре балалары өчен искәрмәләр билгеләнгән.
Татарстан мәктәпләрендә хәзер 3,5 меңгә якын мигрант баласы укый.