Ел саен Теләче районының Шәдке мәктәбендә «Экология - безнең тирәбездә» конференциясе уздырыла. Әлеге мәктәп юкка гына сайланмаган: ул республикада экологик белем һәм тәрбия бирү буенча инновацион мәйданчык булып тора.
Конференциянең географиясе елдан-ел киңәя, ә катнашучылар саны арта. Быел 62 укучы үз эшләрен яклады, алар арасында Татарстан гына түгел, Төрекмәнстан вәкилләре дә бар иде. Жюри әгъзалары Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары булды.
Аннары яшь экологлар алты секциядә үз докладларын һәм тикшеренүләрен тәкъдим иттеләр. Укучылар әйләнә-тирә дөньяны яклау темасына кызыклы эшләр әзерләделәр. Җиңүчеләргә I, II, II дәрәҗә дипломнар тапшырылды, ә барлык катнашучылар да «Экология - безнең тирәбездә» V республика фәнни-гамәли конференциясе лауреатлары булдылар.