«Апуш» студиясе «Театраль Идел буе» җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына китә

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

«Апуш» балалар татар театр студиясе «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең VI сезонында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында булачак, ул 15-18 апрельдә Удмуртиянең Воткинск шәһәрендә узачак.

Шунда ук фестивальдә җиңү яулаган спектакльләрне күрсәтү оештырылачак. «Апуш» студиясе драматург Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Авыл эте Акбай» мюзиклын күрсәтә, ул Татарстанга «Балалар театр коллективлары һәм студияләре» номинациясендә җиңү алып килде.

Жюри “Авыл эте Акбай” спектаклендә Акбай ролен уйнаган Рәмис Хәкимовны “Иң яхшы ирләр роле” номинациясендә билгеләп үтте, ә балалар театр коллективлары арасында - музыка авторы, әлеге спектакльнең композиторы Зөлфәт Вәлиуллинны “Иң яхшы музыкаль бизәлеш” номинациясендә.

Быел фестиваль лауреатларын «ГИТИСФЕСТ. Театраль Идел буе» проекты кысаларында теплоходта сәяхәт көтә.

Теплоход тукталыш ясаган Түбән Новгород, Чабаксар, Казан, Самара һәм Саратовның зур сәхнәләренә эскизлар күрсәтеләчәк. Быел проект халыкара булачак: лабораториягә Казахстан һәм Кытай артистлары да кушылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International