Балаларны беренче сыйныфка алу буенча кабул итү кампаниясе старт алды

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан башкаласында балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе башланды. Киләсе уку елында мәктәп парталары артына беренче тапкыр 17 меңнән артык бала утырачак. Гаризаларны кайчанга кадәр бирергә мөмкин һәм мәктәпкә керү турында билгеле булгач, нинди документларны әзерләргә кирәк - KZN.RU материалында.

Булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналары традицион рәвештә дүрт төрле ысул белән - Татарстан һәм Россиянең дәүләт хезмәтләре порталы, «Россия почтасы» һәм мәгариф оешмасында шәхсән үзләре килеп документлар тапшыра ала. Шул ук вакытта мәктәпләрнең электрон почталарына җибәрелгән гаризаларны кабул итмәячәкләр.

Булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналарыннан (законлы вәкилләреннән) гаризаларны ике этапта кабул итәчәкләр. Беренчесе 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда мәктәп беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук чираттан тыш яки беренче чиратта өстенлекле хокукы булган балаларны алуга гариза бирергә мөмкин.

 

Балалары мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәмәгән ата-аналардан гаризалар кабул итү икенче этапта уздырыла. Ул 6 июльдә старт ала һәм мәгариф оешмаларында буш урыннарны тутырганчы дәвам итәчәк.

Гариза белән бергә ата-ана шәхесен дәлилли торган документны һәм баланың туу турында таныклыгының күчермәсен бирергә тиеш. Кирәкле документларның тулы исемлеге ТР дәүләт хезмәтләре порталында бастырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International