Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, 2025 елда 1 300 мәктәп бинасын капиталь ремонтлау һәм җиһазлау планлаштырылган

2025 елның 4 апреле, җомга

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов “Бердәм Россия” партиясенең Россия Федерациясе Иминлек Советы Рәисе урынбасары, партия рәисе Дмитрий Медведев рәислегендә программалы комиссия утырышында катнашты. Ведомство башлыгы мәгариф өлкәсендәге инфраструктураны яңарту буенча эш нәтиҗәләрен һәм бу юнәлеш буенча планнарны тәкъдим итте.

Сергей Кравцов Россия Президенты куйган 1 300 мәктәпне төзү бурычы арттырып үтәлүен искәртте, барлыгы 1 634 мәктәп төзелгән. Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, узган алты елда 1 688 балалар бакчасы төзелгән.

Капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыруның өч елы эчендә 4 932 мәктәп бинасы ремонтланган, бу планлаштырылганга караганда 500 мәктәпкә күбрәк. 2025 елдан Россия Президенты йөкләмәсе буенча, капиталь ремонт программасыкиңәйтелгән- балалар бакчаларына һәм көллиятләргә дә ремонт ясала башлады. РФ мәгариф министры хәбәр иткәнчә, 2025 елда 1 300 мәктәп, 77 көллият бинасын һәм 150 балалар бакчасын капиталь ремонтлау һәм җиһазлау күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International