4 апрельдән 6 апрельгә кадәр Татарстан башкаласында "Покори Воробьевы горы!" мәктәп укучылары өчен олимпиаданың чираттагы туры узачак. Проектны М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты "Московский комсомолец" нәшрият йорты белән бергә гамәлгә ашыра.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, быел олимпиаданы 20 нче тапкыр үткәрәчәкләр. Гомумән, аны Россиянең иң ерак почмакларыннан сәләтле яшьләрне табу һәм аларга ярдәм итү өчен ел саен оештыралар.
«Покори Воробьевы горы!» ике этапта узачак. Беренчесе - дистанцион, катнашучылар проект сайтында теркәлергә һәм сайланган профильләр буенча биремнәр үтәргә тиеш. Икенче тур – көндезге , аны Россия төбәкләрендә берничә мәйданчыкта үткәрәчәкләр. Быел чираттагы тур Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Пенза, Казанда узачак.
Олимпиада профильләре: география, журналистика, чит тел (инглиз, немец, француз), тарих, әдәбият, математика, җәмгыять белеме, физика. Сайлап алу тәмамланганнан соң катнашучыларның эшләрен МДУ укытучыларының махсус комиссиясе тикшерә.
Казанда «Покори Воробьевы горы!» дигән сынау туры «Татмедиа» АҖ мәйданчыгында узачак.