Татарстан Республикасында «Тоталь диктант - 2025» уздыруда төп яңалыклар билгеле булды

2025 елның 4 апреле, җомга

5 апрельдә Татарстанда «Тоталь диктант» Халыкара агарту акциясе үткәрелә. Яңалыклар быел TruD тест-квестына һәм "Недиктант. Дети" проектына, шулай ук башка күп кенә проектларга кагылачак. Бу хакта “Татар-информ” матбугат конференциясендә “Тотальн иктант” акциясенең координаторы Сергей Чуманов хәбәр итте.

"Тоталь диктант" акциясен оештыручылар 2025 елга берничә яңалык барлыгы турында әйттеләр. Диктант текстын быел язучы, сценарист, "Ясная Поляна" премиясе финалисты, Андерсенның Халыкара Мактаулы дипломы лауреаты, телевидение алып баручысы һәм журналисты Марина Москвина язган.

Диктантны китапханәләрдә, югары уку йортларында, мәдәни үзәкләрдә, музейларда һәм башка урыннарда язарга мөмкин булачак, шуларның 50дән артыгы барлык теләүчеләр өчен ачык булачак. Акция турындагы яңалыкларны һәм өстәмә мәгълүматны оештыручылар "ВКонтакте" төркемендә бастырачак.

Татарстанда акцияне Рус милли-мәдәни берләшмәсе һәм Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы, Татарстан Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Казаноргсинтез» (СИБУР төркеменә керә) һәм «БИМ-радио» беренче Казан радиостанциясе ярдәмендә республиканың «Мәдәният һәм диалог үзәге» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International