Чаллыда беренче тапкыр Бөтенроссия математика турниры үткәрелә

2025 елның 4 апреле, җомга

Чаллы дәүләт педагогика университеты, мәктәп укучылары белән берлектә, математик уеннарның Бөтенроссия команда турнирына старт бирде.

Мәктәп масштабларындагы Бөтенроссия математика уеннары турниры Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты белән берлектә Татарстан Республикасында беренче мәртәбә уздырыла.

“Бу турнир безнең университетның Кама математика үзәге һәм онлайн белем бирүнең лидеры булган Школково белән берлектә оештырылды. Школковода укыган 1000нән артык студент югары класслы олимпиадалар призерлары булдылар. Безнең республикада математиканы популярлаштыру һәм белем бирү сыйфатын күтәрү өчен көчебезне берләштерә алуыбыз белән горурланабыз”, - дип билгеләп үтте сәламләү чыгышында югары уку йорты ректоры Әлфинур Азат кызы Галиәкберова.

Турнирга ЯНАО, Башкортостан, Чечен республикасы, Ульяновск, Свердловск, Мәскәү, Түбән Новгород өлкәләре, Казан, Кама аръягы төбәге һәм Чаллы шәһәреннән барлыгы (4-7 сыйныфлар ) 200дән артык укучы килгән.

Чара «Яшьләр һәм балалар» яңа милли проектының максатлары һәм бурычлары нигезендә үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International