Татарстан башкаласында белем бирү проекты старт ала, аның максаты - кече сыйныф укучыларын юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү. Быел программада 1800 укучы катнашачак.
Проект инде биш ел “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ һәм ТР Фәннәр академиясенең тормыш иминлеге фәнни үзәге ярдәмендә тормышка ашырыла. Проект гамәлдә булган чорда 8 мең укучы белем алган.
Уку интерактив уенннар форматында уза, бу балаларга төрле юл ситуацияләрен модельләштерүдә актив катнашырга мөмкинлек бирә.
Балалар үзләрен җәяүле, пассажир, машина йөртүче һәм хәтта ЮХИДИ хезмәткәрләре рольләрендә сынап карарга мөмкин. Курс тәмамлангач, катнашучылар тест узачаклар һәм сертификатлар алачаклар.