Россия почтасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган открытка чыгара. Казан укучылары бөтенроссия балалар рәсеме конкурсында катнаша һәм эскизлар ясый ала.
7 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга истә калырлык открытка ясарга кирәк. Эшләрне төрле техникада башкарырга мөмкин- рәсем сәнгате, коллаж, графика. Үрнәкләр белән оештыручы сайтында танышырга мөмкин.
Гаризалар 30 апрельгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр 9 майда булачак, дип хәбәр иттеләр УФПС "Татарстан почтасы" матбугат хезмәтендә.