Россиядә мәктәп дәреслекләре экспертизасының бердәм принципларын расладылар

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Россия хөкүмәте федераль исемлеккә кертелә торган мәктәп дәреслекләренә һәм уку әсбапларына экспертиза уздыруның бердәм принципларын раслады. Тиешле карарны РФ премьер-министры Михаил Мишустин имзалады, документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында бастырылган.

Карар текстында дәреслекләргә һәм алар белән комплектта эшләнгән пособиеләр экспертизасының бердәм принциплары раслана, аларны башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү буенча аккредитация үткән программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында файдаланылырга мөмкин.

Шулай ук, карар белән Россия Фәннәр академиясенең (РФА) РФ Мәгариф министрлыгы уздырган экспертиза процессында катнашу кагыйдәләре билгеләнде. Хәзер академия мәктәп дәреслекләренең эчтәлеген һәм сыйфатын рәсми рәвештә бәяләүдә катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International