Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәм Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко җитәкчелегендәге парламентарийлар төркеме Дәүләт Думасына югары уку йортларына түләүле укуга җыюны дәүләт тарафыннан җайга салуны турындагы закон проектын кертте, дип хәбәр итә РИА Новости.
Инициатива нигезендә, РФ Хөкүмәте югары белем бирү программалары буенча түләүле урыннар санын билгеләү вәкаләтләрен алачак. Бу хезмәт базарында ихтыяҗ булмаган белгечлекләрне алуны чикләргә мөмкинлек бирәчәк.
Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, закон проекты квалификацияле кадрлар кытлыгын киметүгә юнәлтелгән һәм 6 февральдә фән һәм мәгариф Советы утырышында яңгыраган Президент Владимир Путинның йөкләмәсен гамәлгә ашыра.