Менделеевскида “Рябинушка” 10 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тиздән фәнни дөньяга - роботлар, химик тәҗрибәләр һәм цифрлы технологияләр белән чума алачак. Эшлекле дүшәмбедә муниципалитет башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева хәбәр иткәнчә, учреждение 2 млн 44 мең сумлык грант алган.
"Рябинушка" коллективының бу "Беренчеләр хәрәкәте" конкурсында өченче тапкыр җиңүе.
Бу акчага балалар бакчасында химия лабораториясен яңартачаклар һәм цифрлы һәм IT-киңлекләр булдырачаклар. Нәниләр робототехника белән шөгыльләнә, гидропоника нигезләрен өйрәнә, программалаштыра алачак, ә иң мөһиме - чын галимнәр буларак фикер йөртергә өйрәнәчәкләр.