МТС, цифрлы экосистема, һәм KION онлайн-кинотеатры Җиңү музее белән берлектә Бөек Ватан сугышы чоры балалары һәм аналары хатларын җыю буенча бөтенроссия проектын башлап җибәрә. 1941-1945 елларда язылган тарихи язмалар Җиңү бәйрәменә һәм KION "Солдатская мать" сериалының премьерасына багышланган махсус видеопроектның нигезе булачак. Хатлар музейның сайтында 2025 елның 18 апреленә кадәр кабул ителә.
Видеокпроект булдыру инициативасы кысаларында Җиңү музееның экспертлар комиссиясе оештырылачак . Бу текстлар танылган Россия актерлары һәм актрисалары башкаруында яңгыраячак. Проектта катнашу өчен, татарстанлыларга хатны һәм аның тасвирламасын https://victorymuseum.ru/form/golosa-pobedy/ сайтында «Җиңү тавышы» проекты битенә йөкләргә кирәк.
Әлеге чара “Яшьләр һәм балалар” милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.