Казанда рус теле буенча бөтенроссия олимпиадасы финалы башланды

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

Татарстанда рус теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының финал этабы ачылды. Республика башкаласына илнең 77 төбәгеннән, Донецк һәм Луганск халык республикалары һәм Запорожье өлкәсеннән барлыгы 500 бала килде инде.

Ярышлар 8 һәм 9 апрельдә узачак. Беренче көнне катнашучылар рус теле буенча белемнәрен күрсәтәчәкләр. Шулай ук аларга лингвистик анализ күнекмәләрен дә күрсәтергә кирәк булачак.

Икенче тур тикшеренү характерында. Укучылар тел материалын лекцияләргә, фәнни модельләргә, сүзлекләргә һәм хәтта архаик текстларга таянып тикшерәчәк.

Ярышлардан тыш, балаларны бай программа көтә: лекцияләр, мастер-класслар, экскурсияләр һәм иҗади очрашулар, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International