Татарстанның өч районында социаль объектларга капиталь ремонт эшләре барышын тикшерделәр

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

Татарстанның Түбән Кама, Ютазы һәм Яңа Чишмә районнарында, “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре “Бердәм Россия” халык программасы кысаларында эшләр үткәрелә торган социаль объектларда булдылар.

Алар Түбән Камада балалар бакчасында, мәктәптә һәм булачак «Беренчеләр хәрәкәте» үзәгендә булдылар. Түбән Кама районы башлыгы һәм партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Рамил Муллин мәгариф объектларын йөреп чыкты.

Муниципалитет башлыгы Никита Кайманов исемендәге Простинск мәктәбен реконструкцияләүнең барышы белән дә танышты. Эшләр ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ярдәме белән мөмкин булды. Биналарны ремонтлаудан тыш, территорияне төзекләндерү, парк һәм заманча спорт мәйданчыклары булдыру планлаштырыла.

«Һәр объектта фасадларга аерым игътибар бирәм. Барлык биналарның да бер-берсе белән гармонияле ярашуы мөһим», - дип йомгаклады Рамил Муллин.

Яңа Чишмә гимназиясендә дә капиталь ремонт дәвам итә. Бу райондагы иң борынгы уку йортларының берсе - быел аңа 90 ел була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International