14 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр җәйге каникул вакытында эшли алачак. Мондый канунны 7 апрельдә Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Дәүләт Думасы күрсәтелгән законны 25 мартта кабул итте, сенаторлар аны 2 апрельдә хуплады. Үзгәрешләр Хезмәт кодексына кертелә һәм эш бирүчеләргә ял һәм бәйрәмнәрдә яшьләрне эшкә җәлеп итәргә рөхсәт итә.
Сүз мәшгульлек хезмәте яки студентлар отрядларында торучы яшүсмерләр турында бара.
Эш бирүчегә кайбер шартларны үтәргә кирәк булачак: 15 яшьтән өлкәнрәк мәктәп укучылары өчен - аларның ризалыгын, 14 яшьлек хезмәткәрләргә аларның үзләре һәм ата-аналары ризалыгын алу. Ятим балаларны эшкә урнаштыру очрагында аларның ризалыгы белән беррәттән опека һәм попечительлек органының ризалыгы кирәк булачак. Төзәтмәләр агымдагы елның 1 сентябрендә үз көченә керәчәк.