«Добрый» лагеренда «ДНК» республика профиль сменасына старт бирелде

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

7 апрельдән 13 апрельгә кадәр “Добрый” балаларны савыктыру лагере базасында 12 -17 яшьлек 40 яшь лидерны берләштергән «Даешь новый курс (ДНК)», профильле республика сменасы уза.

Сменаны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Республика мәктәптән тыш эш үзәге оештыра. Катнашучыларны «Җиңү волонтерлары», «Мәдәният волонтерлары», «Чиста булачак», «Юнармия», «Игелекле Казан», «Беренчеләр хәрәкәте» хәрәкәтләре вәкилләре белән очрашулар көтә. Программаның мөһим өлеше махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашу булачак, анда балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм Татарстан геройларына хатлар яза алачак.

Чарада социаль проектлау, ораторлык сәнгате, креатив фикерләү һәм эмоциональ интеллект буенча мастер-класслар үткәрү планлаштырылган.

Программада шулай ук мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре һәм төрле өлкәләрдә экспертлар белән очрашулар каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International