География, рус теле һәм математика буенча вакытыннан алда үткән БДИ нәтиҗәләре расланды

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

2025 елның 21 мартында география буенча БДИны 55 балл белән бер катнашучы тапшырды. Куелган баллар белән килешмәү турындагы апелляция бирелмәгән.

2025 елның 25 мартында рус теле буенча БДИны 22 катнашучы уңышлы тапшырган, уртача балл 52,96. Бер кеше 24 баллны җыя алмаган.

2025 елның 28 мартында база дәрәҗәсе математикасы буенча БДИны 8 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды, уртача балл 4,63. Профильле дәрәҗәдәге математикадан 8 кеше имтихан биргән, уртача балл 44,63. 3 катнашучы 27 балл бусагасын уза алмаган.

Рус теле һәм математика буенча куелган баллар белән килешмәү турындагы апелляциягә гаризалар кабул итү 2025 елның 10, 11 апрелендә булачак. Ә апелляцияләрне карау 2025 елның 15 апрелендә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Боевая ур., 13 адресы буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International