Татарстанның ата-аналар комитетлары Бөтенроссия ата-аналар инициативалары конкурсында катнашуда иң зур активлык күрсәткән 10 топ регионга керде.
Гариза бирү кампаниясе кысаларында беренче 10 регион рейтингы түбәндәгечә формалашкан: Краснодар крае (875), Татарстан Республикасы (515), Башкортостан Республикасы (363), Чуваш Республикасы (321), Мәскәү өлкәсе (318), Мордовия Республикасы (237), Түбән Новгород өлкәсе (227), Кемеров өлкәсе (213), Ростов өлкәсе (180), Санкт-Петербург (176).
Иң яхшы инициативаларны гамәлгә ашыру өчен приз фондының өч категориясе каралган:
200 меңнән 500 мең сумга кадәр;
500 меңнән 1 миллион сумга кадәр;
1 миллионнан 2 миллион сумга кадәр.
Җиңүчеләрне 30 майдан да соңга калмыйча игълан итәчәкләр.