Җиңү диктантын дөньяның 84 илендә һәм 10 телдә язачаклар

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

Халыкара тарихи "Җиңү диктанты"н дөньяның 84 илендә язачаклар. Алар арасында: КХДР, Куба, Ирландия, Швеция һәм Швейцария, Корея Республикасы, Сингапур, Шри-Ланка, Эфиопия һәм Кипр. Өстәвенә, бу дәүләтләр акциядә беренче тапкыр катнашачак, дип белдерде "Бердәм Россия" партиясенең Үзәк башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин, аның сүзләрен РИА "Новости" яза.

Ул билгеләп үткәнчә, «Җиңү диктанты» чит илләрдә 250 дән артык мәйданчыкта язылачак. Алар барысы да, кагыйдә буларак, Рус йортлары, илчелек мәктәпләре базасында оештырылачак, дип өстәде Сидякин.

Аның сүзләренә караганда, булачак диктантны инглиз, гарәп, француз, испан, немец, кытай, монгол, португал, төрек, кыргыз телләрендә язачаклар, ә онлайн-биремнәрне инглиз, гарәп, кытай һәм испан телләрендә үтәп булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International