Быел Татарстаннан 50 меңнән артык бала лагерьларда бушлай ял итәчәк

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

2025 елда җәйге савыктыру лагерьларына бушлай юлламаларны Татарстаннан 50 меңнән артык бала алачак. Юлламалар тулысынча республика бюджеты акчалары исәбеннән түләнәчәк.

«Ташламалы категорияләргә кергән балалар муниципаль, палаткалы, хезмәт һәм ял лагерьларында һәм мәктәп яны лагерьларында ял итәчәкләр. ТР Рәисе ярдәме белән быел мобилизацияләнгән гаиләләрдән 7 меңнән артык баланың ялын оештыруга республика бюджетыннан өстәмә акчалар бүлеп бирү турында карар кабул ителде», - дип билгеләп үтте ТР яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Денис Лулаков «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ял итү өчен һәр лагерьда юлламаларның 3%ы бүленәчәк. Быелгы савыктыру кампаниясендә 550 бала «Менталь сәламәтлек» программасы буенча ял итәчәк. 2025 елда ОВЗ булган 3 мең бала өчен ял оештыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International