Гаилә белән укыйбыз марафоны» бөтенроссия конкурсына илнең 76 төбәгеннән «2158 гариза кергән. Конкурста катнашып Татарстанның Алабуга районы Костенеево авылында яшәүче гаилә җиңүчеләр рәтенә керде.
«Балалар белән укы» федераль проекты Россия китап берлеге тарафыннан Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Бөтенроссия «Гаилә белән укыйбыз марафоны» аның бер өлеше булып тора.
Гүзәл Эркаева үзенең оныклары Марк (11 яшь) белән Амелия (8 яшь) К. Чуковскийның 1917 елда язылган һәм беренче тапкыр аерым китап буларак бастырылган "Царь Пузан" әкиятенә видеорецензия тәкъдим иткән һәм ул аларга "Признанная классика" номинациясендә җиңү китерә.
2025 елның җәендә гаилә башка җиңүчеләр белән бергә Мәскәүгә барачак, анда илнең иң зур китап фестивалендә катнашачак. Җиңүчеләрне бай мәдәни программа һәм танылган язучылар белән очрашулар көтә.