Югары уку йортына кергәндә шәхси казанышларны исәпкә ала башларга мөмкиннәр

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Рособрнадзор көллияткә һәм югары уку йортларына укырга кергәндә абитуриентның шәхси казанышларын исәпкә алу моделен булдыру мөмкинлеген өйрәнә. Бу хакта 8 апрельдә ведомство башлыгы урынбасары Игорь Круглинский хәбәр итте.

Элегрәк Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев 2032-2033 елда БДИ системасына укучыларның иҗади һәм башка казанышларын кертергә мөмкин, дип хәбәр иткән иде.

Әлеге нәтиҗәләр белән бергә уку процессында һәм дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында алынган казанышларны да исәпкә алып, йомгаклау аттестациясен уздырганда, бәлки көллиятләргә, техникумнарга һәм вузларга кергәндә дә кулланылачак һәм исәпкә алыначак ниндидер модель формалаштырырга мөмкин, дип өстәде Рособрнадзор башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International