Татарстанда «Мин - профессионал» олимпиадасының йомгаклау этабында «Материаловедение и технологии материалов», «Строительство», «Электроника, радиотехника и системы связи», «Реклама и связи с общественностью», «Лечебное дело и педиатрия», «Фармация», «Стоматология» юнәлешләре буенча финаллар узачак.
"Мин - профессионал" Бөтенроссия студентлар олимпиадасы - "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасы проекты - иң талантлы студентларны берләштерә. Проект РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.
Ярышлар ай уртасында узачак: 12 апрельдә «Электроника, радиотехника һәм элемтә системалары» буенча финал, «Материалование и технологии материалов», «Строительство» юнәлешләре финалы 13 апрельдә , ә «Реклама и связи с общественностью» юнәлеше буенча йомгаклау этабы 18-20 апрельдә узачак. "Лечебное делу и педиатрия" буенча финал студентларны 17 апрельдә җыячак, "Фармация" - 16 апрельдә, "Стоматология" - 18 апрельдә.
Олимпиаданың йомгаклау этабы апрельдә тәмамланачак. Проект дипломантлары өчен һөнәри һәм шәхси үсешнең киң мөмкинлекләре каралган: студентлар мәгарифнең икенче баскычына кергәндә ташламалардан файдалана алачак, ә медаль алучыларга 300 мең сумга кадәр акчалата премияләр тапшырылачак.
«Мин - профессионал» Олимпиадасы «Россия - мөмкинлекләр иле» федераль проекты кысаларында Россия Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.
"Россия - мөмкинлекләр иле" платформасы офислары Донецк һәм Луганск халык республикаларында эшли. Аларда агарту чаралары өчен лекторияләр, мәгълүмат үзәкләре, шулай ук Донбасс һәм Новороссия халкына шәхси һәм һөнәри үсеш өчен өстәмә мөмкинлекләр бирә торган уртак эш зоналары җиһазландырылган.