«Татарстанда 100 урта һөнәри белем бирү учреждениесе эшли, аларда 84 меңнән артык студент белем ала», - дип сөйләде Татарстан Республикасының беренче урынбасары Андрей Поминов республика Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында.
Аның сүзләренчә, 2024 елда көллият биналарын һәм бу уку йортларының тулай торакларын төзекләндерүгә 906,4 млн сум бүленгән.
«Узган ел капиталь ремонт программасы буенча 4 бинасы профмәгариф оешмалары ремонтланды , барлыгы 500 млн сум акча тотылды», дип билгеләп үтте Поминов.
Шул ук чорда көллиятләр һәм техникумнар тулай торагының 15 бинасын 406,4 млн сумга ремонтладык, дип өстәде ул.