8 апрельдә “Орленок” бөтенроссия балалар үзәгендә хор һәм вокаль коллективларның бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Ярыш Россиянең 84 төбәгеннән 123 меңнән артык катнашучыны берләштерде. Алар сигез меңгә якын коллективны тәкъдим иттеләр. Конкурс финалында Россиянең 30 субъектыннан 53 команда очрашты.
Тантаналы чарада катнашучыларга Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов котлау юллады. Ул педагогларга һәм ата-аналарга конкурсантларга ярдәме итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Россиядә бүген 12 меңнән артык мәктәп хоры бар. Хор һәм вокал коллективларының Бөтенроссия конкурсы - балаларга өстәмә белем бирү системасында иң массакүләм чараларның берсе.