Кукмара районында Татарстанда математик һәм табигый мәгарифне үстерү турында фикер алыштылар

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

9 апрель көнне Кукмара районында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Өзлексез белем контекстында математик һәм табигый мәгарифне үстерү» темасы буенча коллегиясе утырышы булды.

Утырыш эшендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе әгъзалары, ТР муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) башлыклары, мәгариф бүлекләре (идарәләре) башлыкларының укыту-методик эш буенча урынбасарлары - муниципаль методик хезмәтләр җитәкчеләре, мәгариф үсеше институты җитәкчеләре, педагогларның һөнәри осталыгын бәяләү һәм бүленмичә арттыру үзәкләре, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты җитәкчеләре, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Аппараты хезмәткәрләре һәм чакырылган.

Коллегия утырышы барышында катнашучыларны Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев сәламләде.

Илсур Һадиуллин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, 2024 елның ноябрендә Россия Хөкүмәте тарафыннан 2030 елга кадәр чорга математик һәм табигый-фәнни белем сыйфатын арттыру чараларының комплекслы планы расланган.

Иң яхшы методик тәҗрибәләрне өйрәнү максатларында өченче ел рәттән республика Мәгариф идарәләренең мәгълүмати-методик бүлекләре җитәкчеләренең һәм методистларының стажировкалары оештырыла. Агымдагы елның февралендә мондый стажировкалар республиканың ун районы базасында үткәрелде.

Утырыш коллегия карарын кабул итү һәм Кукмара районы педагогларына ведомство бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International